Гүзәл Уразованың туачак баласына сәламәтлек телиләр. Бу ни бу?

-- Лейла
//Татар Тудей// Татар Бүген//

«Атоми» фирмасы белән берлектә бизнес төзеп җибәргән җырчы Гүзәл Уразова инстаграм битендә 10 август кибетләре ачылуны турында хәбәр итеп видеоязма урнаштыра. Гүзәлнең язылучылары кибет ачылышына түгел, ә бөтенләй башка нәрсәгә игътибар итәләр.  Җырчы 4нче бәби көтми микән дигән сорау борчый күпчелек халыкны. 

«Бәби көтәсез мәллә?» дигән комментарийлар күп очрый әлеге видеоязмада. Шул ук вакытта инде җырчыга һәм туачак балага сәламәтлек теләүчеләр дә табыла. Әлегә Гүзәл ханым үзе бу сорауларга җавап бирмәгән.


Бәйле