Казанда автомобиль руле артында утырган хатын юлга чыккан малайны бәрдерә. Автомобиль хәтта туктамый да, үз юлын дәвам итә. Әлфия Авзалова урамындагы Осиноводагы юл-транспорт һәлакәте видеосын Казанның социаль челтәрләрендә урнаштырганнар.
Интернеттагы кадрлар кулланучылар арасында ризасызлык уятты. «Баланы бәрдергәннән соң ничек китеп була?» , «Туктап ярдәм итсә дә бул иде!» — дип шаккаталар алар.
Әмма Кайбер комментаторлар баланың ата-анасын юлда үз-үзен тотышына өйрәтмәгән өчен җәзага тартырга комачауламас иде, дип белдергән. Ә кемдер авария вакытында шоферның шок хәлендә булуын язган.
Хәзер зыян күргән малайның туганнары бу хатын-кызны эзли.
«Бала өйдә ята бөтен җирендә синяк, әйбәтләп йөри алмый, әлегә без полициягә гариза язмадык, тик инде мөрәҗәгать итәргә булдык», — дип язган зыян күргән баланың туганы.
Чыганак: кazanfirst.ru