Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнау дөрес хәлме, пиар-адыммы, әллә заман фаҗигасеме? [видео]

-- Лейла

8 август барлык социаль челтәрләрне җырчы Сөмбел Заһидуллиннаның видеосы тетрәндерде. Ул үзенең юбилейдан соң өйгә кайтып, анда баянчы әтисе тарафыннан кыйналганнын сөйләде.

Бүген — 10 август исә Сөмбел Инстаграмында: «Әтидә дә, миндә дә, әнидә дә бар да яхшы- яхшыланып килә генә әле» — дип видео яздырып керткән.

Видеоязма астында кулланучылар да төрле комментарийлар калдыралар. Менә шуларның берсе:

«Пиар ясады инде үзенә…Син бит үзең дә аекка ошамаган. Бәлки шул юбилейдан аек кайтмаганга эләккәндер үзеңгә?…»

Сөмбел үзе «Интертат» аша халыкка мөрәҗәгатендә ул видеоны кызган вакытында төшерүен һәм әтисе белән мөнәсәбәтләре  яхшыруын әйтә. Бу видеоны төшергәне өчен үкенүен дә белдерә.

Бәйле