Татарстанда һава торышы нык үзгәрмәкче…

Җомга көнне Казанда салкынайтачак. 13 августта яңгыр яварга мөмкин, дип фаразлый КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу декадада тәүлек дәвамында уртача һава температурасы нормадан түбән — 13-14 градус булачак. Бу аномаль температура, төнлә салкын булачак», — диде Юрий Переведенцев.

13 августта бөтен республика буенча явым-төшем көтелә.

Пәнҗешәмбе, 13 августта көндез һава температурасы 17 градуска кадәр җылытачак, төнлә +12 градус була.

Җомга, 14 августта, болытлы һава торышы булачак, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез +16 градуска кадәр җылы, төнлә +12 градус булачак.

Переведенцев сүзләренчә, бу атна җәй дәвамында иң салкын атналарның берсе булачак.

Шимбә Казанда яңгыр явачак, көндез һава торышы +17 градус, төнлә — 11 градус җылы.

Якшәмбе һава тошы рәтләнер дип фаразлана. Көндез һава температурасы +18 градус булса, төнлә +10 градус булачак.

 

 

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле