Чаллыда фаҗига: 17 яшьлек егет янгында…

Чаллыда Рябинушка бистәсендә булган янгында 17 яшьлек егет зыян күргән. Аны шәһәрнең клиник-диагностика медицина үзәгенә җибәргәннәр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул яну продуктлары белән агуланган, дип ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Чаллыда Рябинушка бистәсендә ике шәхси йорт янды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәбәр 18.56 сәгатьтә килде. Янгын 19.43 сәгатьтә локализацияләнде.

Бистәдәге дүрт участоктагы ике йорттан тыш, ут төрле корылмаларга да кагылып үтте.

Чыганак: Реальное Время

Бәйле