Коточкыч янгын: зыян күрүчеләр бар

-- Лейла

12 август Чаллы шәһәрендәге Рябинушка бистәсендәге зур янгында өч йорт зыян күрде. Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чаллының Рябинушка бистәсендәге Ульянов урамында шәхси йортта һәм аның янәшәсендәге берничә каралтылар янган. Янгын нәтиҗәсендә янган өйдән әбине чыгарган 16 яшьлек егет зыян күргән. Табиблар аның агулануын әйтә. Янгынның нәрсәдән чыгуын тикшерәләр. Әлеге урынга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килгән. Ул зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Рябинушка бистәсе халкы утсыз калган, анда генераторлар китергәннәр.

12 август 21: 25 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле