Россия Тикшерү комитетында Тверь өлкәсенең Зубцов районында хатын-кызлар һәм балалар күпләп күмелгән урын табылуын хәбәр итәләр. Анда барлыгы 10 кеше җирләнгән.
Ведомствода кешеләр Бөек Ватан сугышы чорында вафат булган, дип саныйлар. Шул ук вакытта үлемнең сәбәбен әле билгеләргә кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә «АиФ».
Чыганак: tver.aif.ru