Роспотребнадзор пандемия шартларында мәктәпләрдә уку ничек оештырылачагын сөйли

-- Лейла

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина коронавирус пандемиясе шартларында мәктәпләрдә уку процессын оештыру буенча киңәшләр бирде.

«Без, мәсәлән, уку көненең төрле вакытта башлануын тәкъдим итәбез: сыйныфларның бер өлеше иртәнге 8гә, бер өлеше 8: 15кә килә. Бинага кергәндә, температураны үлчәгәндә тупланмас өчен, темпертураны класста үлчәргә була. Моның өчен класста кимендә бер контактсыз термометр булырга тиеш», — дип билгеләп үтте ул.

«Тәнәфесләр дә вакыт буенча төрле булырга мөмкин. Холлларда балаларның күп җыелуы булырга тиеш түгел».

Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы урынбасары мәктәпләрдә контактсыз термометрлардан тыш, бактерицид лампалар урнаштырырга тәкъдим итте.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле