Татарстан пандемия чикләүләреннән баш тартуның өченче этабына күчәргә җыена

-- Лейла

Татарстан коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүгә әзерләнә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Чикләүләрне алуны сорап республика Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән.

«Без өченче этапка якынлаштык. Өченче этапка күчү өчен килештерерүне сорап Роспотребнадзорның федераль идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Вазгыять тотрыклы. Атна дәвамында 0,5 процент үсеш саклана. Шушы көннәрдә өченче этапка күчүне һәм чикләүләрнең бер өлешен алуны килештерә алырбыз дип уйлыйм. Ләкин барлык чикләүләр дә бетерелмәячәк. Халык күп йөри торган чаралар рөхсәт ителмәс, 65 яшьтән өлкәнрәк буын өчен изоляция, эшкә йөрмәс өчен хасталык кәгазе, битлек тәртибе сакланыр дип уйлыйм. Грипп һәм кискен респиратор вирус авырулары чоры башлана, шуңа битлек тәртибе калачак. Санитар-дезинфекция чаралары да көчәйтелгән рәвештә һәм социаль ара саклау булачак. Нинди чикләүләрне алырга мөмкин булуын караячакбыз һәм хөкүмәткә юллаячакбыз. Аннан алар карар кабул итәчәк», диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда яңа чикләүләр дә кертелергә мөмкин. Бу көз айларында таралачак грипп белән бәйле. Ул вакытта республикада коронавирус белән грипп кушылчак дип фаразлыйлар. Өстәмә чикләүләр аерым оешмаларга карата кертелергә мөмкин.

Чыганак: «БИЗНЕС Online»

Бәйле