Нүрзадә: «Капка төбенә чыгып үлгән. Мине көткәндер инде…… Эх, тагын 2-3 көн»

-- Лейла

13 август җырчы Нүрзадәнең 4 аяклы дусты үлгән. Җырчы бу турыда үзенең инстаграмында хәбәр итә. 

«Мәркәзетдинем китте… Бүген иртән шундый хәбәр. Капка төбенә чыгып үлгән. Мине көткәндер инде… Эх, тагын 2-3 көн… Кайта идем бит Мәркәзетдинем…», — диеп кайгысы белән бүлешә җырчы.

«10 ел буе Казанда яшәп, бер сүз русча өйрәнмәде. Авылга җәйгә кайткач, әни авырганда, аның кулларыннан кочаклап яткан, миңа салкын тиеп авырган чагында, көне буе минем янымнан китмәгән, мин гастрольләргә киткәч, көн-төн ишек төбендә яткан, мин кая барсам, артымнан койрык кебек йөри торган, хәтта минем күп серләремне эченә сыйдырган, сез барыгыз да белә торган Мәркәзетдинем юк инде менә хәзер» — дип хәтирәләргә бирелгән Нүрзадә ханым.

 

Бәйле