Юмор остасы Әбри Хәбриев: «Нәселебез арта!»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Юмор остасы һәм җырчы Әбри Хәбриев Инстаграм битенә видео салган. Анда ул ферма ачып җибәрүе турында сөйли. 

«Дуслар, ферма ачтык бит, котлагыз. Әлеге ферма безгә пандемиядән соң зур акчалар китерәчәк. Бәлки, ресторан да ачып җибәрербез. Безнең фермага кушыласыгыз килсә, рәхим итегез. Менә әкәм-төкәмнәр фермасы. Нинди матурлар, нинди симезләр. Йодрык хәтле зур булып үсә ала диләр. Әкәм-төкәм кирәк булса, килегез, бушка биреп җибәрәбез», — дип шаярта ул.

Инстачылар арасында кайберләре Әбри Хәбриевлар гаиләсе бәби көтә дип белгән: «Мин, видеоны караганчы, Хәбриевлар бәби көтә дип уйлаган идем»

Икенчеләре әкәм-төкәмне бушка таратмаска кушалар, чөнки ул бит тиресе өчен бик файдалы икән. Берсен 250 сумга сатарга киңәш иткәннәр.

Фото: Әбри Хәбриев инстаграмыннан

Чыганак: Әбри Хәбриев инстаграмыннан 

Бәйле