Казанда качып киткән экскурсия аты хуҗасы бу хәлне ничек кичергән?

-- Лейла

 Ат хуҗасы Илдус Фатыйхов сүзләренә караганда, атны бүтән җикмәячәкләр. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел шәһәр уртасында экскурсия аты белән бәйле бер хәл була – каретасы белән бергә качкан ат юлда автобус һәм берничә машинаны “эләктерә”.

Ат хуҗасы Илдус Фатыйхов сүзләренә караганда, атны бүтән җикмәячәкләр. Атның ни өчен шулай качып китүе дә әлегә кадәр билгесез. Хәзерге вакытта ат хуҗасы хайван зыян китергән машиналарның хуҗаларына түләүләр башкару мәсьәләсен хәл итә.

Булган хәл Казан активистларын атлар катнашында бизнес алып баруны тыю турында петиция булдыруга этәргән. Казан мэриясенә булган мөрәҗәгатьләрендә яшьләр шәһәр үзәгендә атларда йөрүне тыярга чакыра. «Петиция авторлары хаклыдыр да бәлки… Чөнки мондый очраклар Лениногорскта да, Ульянда да булган. Ә димәк, атлар качу очраклары кабатланырга да мөмкин. Шуңа күрә мин бу эшне туктатырга уйлыйм», — дип белдерде үз фикерен Фатыйхов.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле