Екатеринбургта күңел ачу паркында ял итүчеләргә коткаручылар ярдәме кирәк булды. Пар 10 метрлы биеклектә аттракционда һавада асылынып кала. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында люлька белән катапульта эшләми башлый.
Ир-ат белән хатын кыз люлькада бер сәгатькә якын ярдәм күрсәтүчеләрне көтеп утыра. «Әсирләрне» җиргә төшерү өчен, янгын автолестницасын кулланырга туры килгән.
Чыганак: НТВ