Чуашстан чигендә урнашкан Яшел Үзән районының татар авыллары күрше төбәктәге базарга йөрергә мәҗбүр. Сәбәбе — Татарстанда бәяләр югары, хезмәт хакы түбән һәм Казан белән элемтә юк.
Урмар — Чуашстанның Татарстан чигендә урнашкан кечкенә бистә. Ул Яшел Үзән районының татар авылларына терәлеп тора диярлек. Якын тирәдә Акъегет, Нурлат, Күгеш, Күгәй, Тугай, Иске Морат һәм башка татар авыллары урнашкан. Татарлар әлеге чуаш бистәсенә атнасына бер булса да барып кайта.
Урмарда һәр җомга зур базар эшли. Беренчедән, монда бар нәрсә дә арзанрак. Икенчедән, сатып алу мөмкинлеге зур. Өченчедән, Казанга барырга теләсәң дә, транспорт юк.
Монда күңелең ни тели, шуны сатып алырга мөмкин: кием-салым, хуҗалык әйберләре, кош-корт, хайван, азык-төлек, үсемлекләр, тимер-томыр һәм башкалар. Якында гына Татарстанның Нурлат авылында да базар эшләвенә карамастан, татарлар чуаш базарына йөрүне хуп күрә. Азатлык хәбәрчесе Урмарга барып, базар тормышын күзәтте.
Тыйнак сатучылар, чуашча аралашу
Урмар — Казаннан 110 чакрым ераклыкта урнашкан. Ә Яшел Үзән районы авылларын 15-20 км ара гына аерып тора. Базар — бистәнең нәкъ үзәгендә. Юл чите машиналар белән тулган. Татарстаннан килүчеләрнең күп булуын автомобильләрнең 116 төбәк номерыннан да күрергә мөмкин. Базар иртәнге 6дан көндезге 2гә кадәр генә эшли. Шуңа да арзан әйбер алып калырга дип монда иртән килергә ашыгалар.
Базарга керүгә күпчелек кешенең чуаш телендә сөйләшүен ишетәсең. Сатучылар да, сатып алучылар да үзара үз телендә әңгәмә кора. Чуашча сатулашучылар да шактый. Татарстанны монда Татария дип кенә йөртәләр. Ә татарлар башта татарча мөрәҗәгать итеп карый, аңламаса урысчага күчә. Шулай да сәүдә итүчеләрнең бер өлеше татарча да аңлый.
Алексей Николаев безнең татарча биргән сорауга җавап бирә. Ул монда 40 ел сәүдә итә. Уллары горчица, люцерна һәм башка орлыклар җитештерә. Ул аны сата. Ләкин үзенең орлыклары турында яхшылап чуашча гына әйтергә әзер.
«Мин 40 ел буе монда эшлим. Татариядән кешеләр безгә күп килә», диде ул чуашча мактанып.
Базарда иң элек кош-корт сатып утыручылар очрый. Үрдәк, каз, күркә бәбкәләре читлекләрдә, тартмаларга шыплап тутырылган. Чуаш фермеры Валерий Сафонов ике көнлек күркә бәбкәләрен 150 сумга сата, бер атналыгын — 200 сум, ә үрдәк бәбкәләрен — 120 сумга сата.
«Татарстанда мондый бәбкәләр 15-20 процентка кыйммәтрәк. Хәзер халык аз йөри, аз сатып алалар, чөнки сезон бетә инде. Кышын Казанга барып ит сатам. Җәен монда эшлим», ди ул.
Базарда сатучыларга аренда хакы төрлесенә төрлечә куелган. Валерий Сафонов җирле фермер буларак көненә 200 сум гына бирә. Ә менә алып-сатарларга — 400 сум. Базарда кош-корт сатучыларның күпчелеге — алып-сатарлар, ди ул.
Янда гына бер айлык дуңгызлар сатып утыручы да бар. Алты атналык чучканы 2200 сумга бирергә әзерләр. Ләкин сатучы чуаш хатыны сәүдә бармауга зарлана.
«Хәзер бик аз. Коронавируска кадәр базар халык белән тулы иде. Бездә очсыз, шуңа Татариядән күп киләләр», ди ул исемен әйтергә теләмичә.
Чуаш сатучылары үтә тыйнак халык. Камера яки диктофон тотып килүгә качып бетәләр, йә төшермәүне сорыйлар. Шуңа да безнең белән аралашырга теләк белдергән сатучылар сирәк булды.
Коронавирус та базарга үз йогынтысын ясамый калмаган. Изоляция чорында базар эшләми торган. Сатучылар хәзер сату кимүен, халыкның кереме азаюын әйтә.
«Бу коронавирус белән сату бармый. Мине төшермәгез. Керем бик күпкә кимеде», ди сатучы шыпырт кына.
«Мин күпләп сатып алалар дип әйтмәс идем. Коронавируска кадәр яхшырак иде. Элек сатудан яшәрлек табыш була иде. Ә хәзер ничек булыр белмим. Барысына да бәяне төшердем. Виноградка да. Элек бер Камаз торф 11 500 сумга китерәләр иде, хәзер — 15 500 сум», ди үсентеләр сатучы Татьяна Гафанова.
«Коронавирустан соң кешеләр азайды. Өйләреннән чыгарга куркалар. Пандемиягә кадәр төркемләп йөриләр иде», ди бал сатучы Николай Иванов.
«Кайбер әйберләр мең сумга очсызрак»
Урмар базарында чыннан да күп нәрсә арзанга чыга. Даимә Хуҗина гаиләсе белән Күгеш авылыннан килгән. Бөтен авыл шушында йөри ди ул.
«Монда нәрсә теләсәк, шул бар. Хуҗалык тауарымы, кием-салыммы, ашамлыкмы, авыл хуҗалыгы өчен кирәк-яраклар — барысы да бар. Бик рәхмәтлебез. Авылдан бик күп кеше йөри. Авылда күрмәгән кешеләрне монда күрәбез», ди ул.
Даимә ханым богау, балта саплары, кабель алуын күрсәтә. Җиләк-җимешләр дә алмакчы.
«Барысын да ала башлагач, очсызга чыга. Кайсысы 10 сумга, кайсысы 100 сумга арзанрак. Зуррак әйберләр 500-1000 сумга очсызрак. Менә, помидор 50 сум тора. Шушы ук кеше Нурлатка килеп аны 55 сумга сата. Беләсезме, кайбер әйберләргә бәяләр долларга карап кыйммәтләнде. Доллар белән килә торган балыкларга бәя артты. Ә киемнәргә бәя төште. Киресенчә, алар сатылмый яткан әйберләрне сатып бетерергә тели», ди Даимә Хуҗина.
Кием-салымнар чыннан да арзанга төшә. Хатын-кыз күлмәкләрен 500 сумнан алып мең сумга кадәр сатып утыралар. Дүрт пар Чабаксар оекбашын 100 сумга сатып алып була. Аяк киемнәренең уртача бәясе 500 сум.
Нурлат авылыннан килгән Рәмзия Таһирова улын мәктәпкә әзерли.
«Базары зур, кешеләре ягымлы, нәрсә кирәк, шуны алабыз. Менә бүген мәктәпкә әзерләнәбез. 5 мең сум китте. Әле алып бетермәгән», ди Таһирова.
Янда гына умартачы Николай Иванов бал, прополис сатып утыра. Чын бал бу, ди умартачы. Балның бер литры 400 сум. Бу Татарстан белән чагыштырганда 100-150 сумга арзанрак.
«Татарстанда кыйммәтрәк. Анда да барып сата идем. Поездлар сирәк йөри. Хәзер Казанга баруның кызыгы юк. Анда сатучылар күп», ди ул.
Янда гына бер татар ханымы сарымсаклар алып ята. Алдамасыннар өчен үзе үлчәп тә карый.
«Сарымсакның килосы 150 сум. Ә Татарстанда ул 250 сум тирәсе тора. Монда арзанрак», дип чагыштыра.
50 килолы бер капчык шикәр 1600-1700 сум тора. Татарстанда карбыз 35 сум торса, монда 28 сум. 1,5 литрлы шешәдә сөт 50 сум, эремчек – 160 сум.
Чуаш милли киемнәрен сатучылар да бар. Гаиләләре белән тегеп, чигәләр икән. Казанның этник киемнәр сатучылары белән чагыштырганда да бу шулай ук бермә-бер арзанга төшә. Чуаш күлмәген 2 мең сумга, сөлгеләрне 1 мең сумга бирергә әзерләр. Кыйммәтрәкләре дә бар. Төрле тәңкәләрдән ясалган башлыкның бәясе 8 мең сум. Шушында ук татар җырчысы Фәридә Фәйзуллинаның чуаш җырларын яздырган ике дискы да бар. Ул монда чуашларның үз йолдызы.
Казан белән элемтә юк, хезмәт хакы түбән
Татарстан кешеләренең чуаш базарына йөрүләре табигый хәл. Бу мондагы татар авылларының социаль хәле мөшкел булуы белән аңлатыла. Яшел Үзән районының бу яктагы авыллары инде 20 елга якын «Кызыл Шәрек» ширкәте карамагында.
«Без бит гомер буе «Кызыл Шәрек» ширкәте белән көрәштек. Алар безгә тиеннәр түли. Шушы хәлгә безне алар төшерде. Ничек кибеткә барып сатып алыйк ди? Акча юк, шушында йөрибез инде. Бу рәхәттән түгел. Шуңа акчасыз халык монда агыла», диде Күгәй авылыннан килгән бер абзый. Исемен әйтергә дә, фотога төшәргә дә теләмәде.
Тугай авылыннан килгән Рузалия Җиһангирова да бүгенге пенсия акчасына бары чуаш базарына гына йөреп була ди.
«Менә азык-төлек, кием-салымга киләбез. Үзебезнең авылда кибет юк. Чуашиядә әйбәт. Кем әйтмешли, безнең пенсия акчасына алырлык әйберләр саталар монда. Бөтен әйбер арзанга төшә. Ә Татариядә барысы да кыйммәт. Машина булса, монда киләбез. Авылдашлар да шулай йөри», ди Рузалия апа.
Якында гына тагын бер базар бар. Ул моннан 15 км урнашкан Яшел Үзән районының Нурлат авылында. Ләкин аны мактап сүз әйтүче табылмады.
«Нурлатта да базар бар. Ул кечкенәрәк һәм анда әйберләр кыйммәтрәк», ди Даимә Хуҗина.
Яшел Үзәннең татар авыллары халкы Казан белән элемтә югалуына зарланды.
«Казанга, Яшел Үзәнгә барып җитеп булмый. Ике-өч ел инде транспорт йөрми. Албабага (тимер юл станциясе) барыр өчен 300 сум таксига түләп килергә кирәк. Аннан соң Казанга билет бәясе 140 сум», ди Күгеш авылыннан Флера Закирова.
Чыганак: чит ил агентлыгы