Салават Фәтхетдинов зур концертлар кайчан башланачагын әйтә [видео]

//  Татар Тудей //  Татар Бүген  //

13 август халык артисты Салават Фәтхетдинов сәхнәгә менмәгәнгә 156 көн булган! Аның фикеренчә, зур концертлар февраль аенда гына башланачак.

-Минем ишеткәннәрем буенча, бу гайбәт булып яңгырамасын инде, безнең кебек 500-1000 урыны зур залларда чыгыш ясаучы артистлар, февраль аеннан да иртәрәк чыга алмыячаклар, ди Салават абый.

Пандемия вакытында Салават Фәтхетдинов үзең инстаграм битен бик актив алып бара башлады, ләкин «Комментарийларны укымыйм» , ди ул. Аның сүзләре буенча, бар кешегә дә ошап булмый, ул үзен яраткан, аның белән кызыксынган кешеләр өчен генә тормышында булган вакыйгалар белән бүлешеп бара.

 

 

Чыганак: ТНВ каналы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий