Федерация Советында 16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләр шартын атадылар

-- Лейла

16 яшькә кадәрге балалар өчен август аенда түләүләр турындагы карар Хөкүмәтнең социаль блогын да кертеп, күп кенә инстанцияләрнең килешүенә бәйле булачак. Аны РФ премьер-министры Михаил Мишустин кайтканнан соң кабул итәргә мөмкин, дип белдерде Федерация Советы Социаль комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский.

«Мишустинның Ерак Көнчыгыш буенча сәфәреннән кайтканнан соң, мөгаен, бу уңайдан нинди дә булса карар булыр-түләүләр булырмы әллә юкмы, әллә ярдәм буенча ниндидер өстәмә адымнар кабул итәрме. Бу бит миллиардлаган чыгымнар», — диде Рязанский Nation News белән әңгәмәдә.

Ул хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләдә соңгы сүз Финанс министрлыгы тарафыннан булачак.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Бәйле