Мәхәббәт тилерткән: акылга сыймаслык адым

-- Лейла

18 яшьлек егет мәхәббәттән башын югалтып, акылга сыймаслык адымга барган.

Чиләбе өгете күпмедер вакыт сөйгән кызы белән бергә яшәгән. Аралары суынгач, егет мөнәсәбәтләрне саклап калырга тели һәм яраткан кызын урлый. Үтерү белән янап, егет кызны трассага таба алып китә.  Яшьләр урманда йоклап ял итеп ала. Чираттагы тукталыш вакытында кыз качмасын өчен егет аны каеш белән үзенә бәйләп куя.

Нәтиҗәдә юлда машина туктатып, алар Чиләбе шәһәренә кадәр барып җитә.

Шәһәр урамнарның берсендә егет йокымсыраган мәлдә кыз качып котыла. Тимер юл вокзалына барып, җирле халыктан ярдәм сорый. Егет үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле