«Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул…»

-- Лейла

Сәләхетдин бабай белән Гайшә әби күптән юк инде. Ләкин туган нигез туфрагы бер баланы да үзенә тарта алмады. Башта сирәк булса да кайткалап йөрде балалары, ләкин йортны төзекләндерү турында уйламадылар да. Ә йорт һаман мескен хәлдә, балаларының кайтып, җан өрүләрен  көтә.

Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул: аларның саны артканнан-арта. Һәр йортның үз язмышы… Бу язма шул хакта.

            Бабамның авылы син,

            Әбием авылы син,

            Әтием авылы син,

            Әнием авылы син.

            Алар синдә туганнар,

            Алар синдә торганнар,

            Туган ил, туган җирдә

            Нигез, тормыш корганнар.

            (Вәсимә Хәйруллина)

Әйе,  бу авылда язмада сөйләнеләчәк нәселнең берничә буыны яшәгән…

…Авылда өмә гөрли. Сәләхетдин йорт күтәрә. Барлык туган-тумача, авылның яше-карты ярдәмләшеп, җыйнаулашып эшләп, егерме көн дигәндә тирә-якны ямьләндереп, биек матур йорт күтәреп тә куйдылар. Һәркем көченнән килгәнчә тырышып, күңел җылысын биреп эшләде. Сәләхетдин – яшь, дәртле, егәрле, әле яңа гына армия сафларыннан кайтып өйләнгән егет… Ике басасы урынга бер басып, барсын да дәртләндереп йөрде. Ә аның уңган, чибәр Гайшәсенең пешергән ашлары телне йотарлык, самоварда кайнаткан чәе өмәчеләргә көч бирә иде.

Көзгә яшьләр йортның бөтен эшен бетереп, күченеп тә керделәр. Хәзер бу йортта өй туе гөрли. Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора. Өстәл артында туган-тумача, күрше-күлән – һәркем матур теләкләрен теләп йорт котлый. Яшьләр бәхетле…

Менә Сәләхетдин абый белән Гайшә апаларның бер-бер артлы ике улы һәм кызлары туа. Йорт эче гөрләп тора. Тормыш дәвам итә. Йорт хуҗалары көнне төнгә ялгап, ал-ял белмичә эшли. Балалар да бер-бер артлы үсеп, туган нигезләрен ташлап очып китәләр дә ерак шәһәрләрдә төпләнеп калалар. Олы уллары Себер якларында төпләнә, икенче уллары – Уфада, ә кызлары Чаллы якларына чыгып китә һәм шунда үз дөньясы белән яши.

Сәләхетдин абыйның балалары ни өчендер авылны үз итмәделәр. Аларга шәһәр тормышы уңайлырак булып чыкты. Ник бер кайтып шунда ауган койманы күтәрсеннәрме, төссезләнгән такталарны буясыннармы? Тирә-якка ямь биреп торган йорт хуҗасына охшап картайды. Әйтмәде түгел, әйтте Сәләхетдин карт балаларына: “Балалар, бу йорт сезнеке, сез монда туып, тәпи китеп, буй җиткердегез. Кайсыгыз йортны карый, шуңа мирас итеп калдырам”, – диде. Ләкин балаларга авыл йорты кирәкми иде. Аларның һәрберсенең шәһәрдә барлык уңайлыклары да булган  фатирлары бар. “Ярый, без мәңгелек йортка кайтып киткәч, кайтырлар әле, туган нигез туфрагы үзенә тартыр әле”, – дип уйлап  куйды мескен Сәләхетдин карт. Әйе, бу вакытта мескен бер карт иде инде ул, йорты да шул мескен карт хәлендә. Тик йортның тышы гына “картайган”, ә эчтәге бүрәнәләре нык, тап-таза.

Сәләхетдин бабай белән Гайшә әби күптән юк инде. Ләкин туган нигез туфрагы бер баланы да үзенә тарта алмады. Башта сирәк булса да кайткалап йөрде балалары, ләкин йортны төзекләндерү турында уйламадылар да. Ә йорт һаман мескен хәлдә, балаларының кайтып, җан өрүләрен  көтә.

Андый язмышлы йортлар һәр авылда бар. Иң аянычлысы шул: аларның саны артканнан-арта. Һәр йортның үз язмышы.

Кичә Сәләхетдин абый йорты янында ак биек машина торганын күргәннәр. Уфада төпләнгән малаеның оныгы кайткан имеш. Ул йортны тирәләп карап чыккан да, бик канәгать төс белән капка төбендәге Сәләхетдин бабай белән үзенең әтисе эшләгән эскәмиягә утырып, бик озак телефоннан сөйләшкән. Димәк, мескен йортның язмышы төгәлләнмәгән әле. Ышаныгыз һәм көтегез!

Чыганак: Тулпар
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий