Казанда каравылчыны үтерүче табыла

-- Лейла

Оператив-эзләү чараларының төгәл планлаштырылган комплексы нәтиҗәсендә, Казан полициясе хезмәткәрләре «кайнар эзләр» буенча үтерүдә шикләнелүче 36 яшьлек ирне тоткарлаган.

Исегезгә төшерәбез, 19 август иртәсендә Яхин урамында ир-ат мәете табылган иде. Хокук саклаучылар урам видеокүзәтү камераларын тикшергән һәм шикләнелүченең  маршрутын ачыклаган. Соңрак аның шәхесен ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар. 36 яшьлек казанлы үз гаебен тулысынча таныды. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьнең сәбәбе ир-атлар арасында кинәт килеп чыккан низаг булган.

Чыганак:  МК

Бәйле