Куштауны нинди язмыш көтә?

-- Лейла

Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров Куштауны яклаучылар белән очрашты.

Очрашу вакытында төбәк җитәкчесе алга таба эшләр турында карар кимендә ике атнадан, 4 сентябрьгә кадәр кабул ителергә тиеш, дип белдерде.

Мондый срокны Радий Хәбиров координацион совет оештыру һәм кирәкле консультацияләр үткәрүгә бирде. Әгәр  шул вакыт эчендә карар кабул ителмәсә һәм компромисс табылмаса,  шихан махсус сакланучы территория статусын алачак, диде ул.

«Ике атна вакыт бирәм. Әгәр карар табылмаса, тауга махсус сакланучы территория статусын бирү өчен документларны җибәрәчәкмен. Минем аңлавымча, Куштауның эше шуның белән тәмам, аны эшкәртү мөмкин түгел «, — дип белдерде Башлык.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле