Башкортстанда 16 яшьлек егет фаҗигале төстә һәлак булган [фото]

-- Лейла

Бүген, 22 августта, Әлши районында Таштюба авылында 16 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта төбәк автоинспекциясе хәбәр итә. Идарә мәгълүматларына караганда, авария иртәнге биштә килеп чыккан. Ул вакытта «Рено Меган» машинасын йөртүче  егетне бәрдерә.

Кызганычка каршы,  егет алган җәрәхәтләрдән шунда үлә. Авария вакытында шоферның исерек булуы билгеле. ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү инициативасы белән чыккан, аның барышында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең барлык шартлары да ачыкланачак.

Чыганак: gorobzor.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий