Рөстәм Миңнеханов: «Сез нәрсә, тәртип урнаштыра алмыйсызмы?»

-- Лейла

Рөстәм Миңнеханов лагерьларда туклану сыйфатын катгый тәнкыйтьләде: «сез нәрсә, тәртип урнаштыра алмыйсызмы?»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге сәламәтләндерү лагерьларында туклану сыйфатын катгый контрольдә тотарга кушты һәм ачыкланган тәртип бозуларны тәнкыйтьләде. Бу хакта аның матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренә караганда, 76 эшләүче лагерьның 51ендә туклануны оештыруда тәртип бозу очраклары ачыкланмады. Шул ук вакытта 25 лагерь санитар чараларны үтәмәгән. Йогышлы авырулар, азык-төлек белән агуланулар килеп чыгуга китерергә мөмкин булган тәртип бозулар ачыкланды.

«Сез үз лагерьларыгызда тәртип урнаштыра һәм сыйфатлы туклану белән тәэмин итә алмыйсызмы? Һәр ачыкланган тәртип бозу очрагын җентекләп тикшерүегезне сорыйм. Чаралар күрүегезне һәм миңа хәбәр итүегезне сорыйм. Сез кичә миңа ике җәйге лагерьны күрсәттегез, анда барысы да яхшы, ә калганнарында нәрсә? Бу болай булырга тиеш түгел. Балалар туклануын оештыру өлешендә барлык таләпләрне һәм нормаларны төгәл үтәргә кирәк,дип бер генә тапкыр әйтмәдем. Бу шулай ук мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыруга да кагыла», — дип ачуланды ул.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле