Яшен суккан 14 яшьлек үсмерләрнең берсен коткарганнар, икенчесе …

//Татар Тудей// Татар Бүген//

19 август Кемерово өлкәсендә ике 14 яшьлек үсмергә яшен суккан. Бу хәл урман полосасында була.  Бер егетне коткарганнар, тик менә аның дустының гомерен саклап кала алмаганнар.

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск Тикшерү комитеты бәхетсез очрак буенча эш ачкан.

Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, малайлар яшенле яңгыр башланганда  урамда булганнар. Яңгырдан качып, алар агач астына кергәннәр. Күрәсең, яшеренергә теләгәннәр. Тик шулвакыт агачка яшен бәргән. Табиблар бер егетнең гомерен саклап кала алганнар, ул хастәханәдә. Икенчесен коткарып җитешә алмаганнар.

 

 

Чыганак: "Өмет" газетасы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий