Хатын ике ел дәвамында табибларны инвалид баласы янына кертми

-- Лейла

28 яшьлек хатын ике ел дәвамында табибларны инвалид баласы янына кертмәгән.

Бу хәл Чиләбедә булган. Хатын-кыз инвалид баласы янына туганнарын да, табибларны да кертмәгән. Хатын белдерүенчә, табиблар аның баласын урламакчы булган.

Нәтиҗәдә, хокук сакчылары ярдәмендә «инструктив гидроцефалия» диагнозы белән сабый дәваханәгә китерелгән. Әлеге вакытта ул авыр хәлдә.

Хатын, табибларны кертмәүдән башка, үзе баласын берничек тә дәваламаган, дип белдерә тикшерүчеләр. Әлеге вакытта хатын белән психологлар эшли. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле