Луиза Хәйруллинаны ире көтелмәгән күрсәтмәләр бирә: ул хатынын «батыра»

-- Лейла

Гомум тәртиптә беренче суд тикшерүендә Марат Хәйруллин шау-шу куптарган банк талауның оештыручысы булуын кире какты.

Луиза Хәйруллина бу суд тикшерүендә моңарчы булмаганча җитди, хәтта читлектә утырганда да ул суд материалларын өйрәнү белән генә шөгыльләнә, бирелгән сорауларга җавап бирә дә янә материалларга күчә.

Бәлки, илнең иң танылган кассиры кәефенең кискен алышынуына әтисе белән күптән көтелгән очрашу йогынты ясагандыр. Соңгы тапкыр Луиза аның белән качып киткәнче күрешә, аннары гаиләне федераль эзләүгә игълан итәләр. Хәйруллина 10 һәм 13 яшьлек кызларының киләчәге турында кайгыруын әйтә, чөнки әти-әниләре икесе дә авыр җинаять кылуда гаепләнә, аларга 10 ел тирәсе төрмә яный.

Тикшерү барышында Марат Хәйруллин җинаятьне оештыручы ролендә булырга риза булмавын белдергән. Хәер, тикшерү версиясе буенча, Луиза Хәйруллина нәкъ менә уенчы ире үтенече буенча кассадан озак вакыт дәвамында акча алып чыккан.

— Гаепне таныйм, тик мине әлеге җинаятьне оештыручы дип санамавыгызны сорыйм, — дигән Марат.

Гаепләнүченең әтисе Рамил Мулләхмәтов бүген шулай ук судка күрсәтмә бирде. Ул СИЗОга Луиза янына барып йөрүне беркемнең дә тыймавы, әмма ул кызын бу хәлдә күрү бик авыр булуы турында әйтте.

Тикшерү барышында Марат Хәйруллинның банк талау алдыннан машинасын һәм гаиләсе яшәгән фатирны оттыруы ачыкланды. Ә әлеге вакытта ул өй аресты астында булган коттеджны Луизаның әтисе төзеп биргән. Хөкем карары чыгарырга берничә ай бар, бу парга 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле