«Башка кирпеч белән тондырды»

-- Лейла

Стәрлетамакта кичен урам уртасында бер ирне тукмаганнар һәм талаганнар.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 33 яшьлек исерек ир өч ир-егет һәм хатын-кыздан торган компания янына килгән һәм аларга эчәргә тәкъдим иткән.

Арытаба алар юл кырыенда өстәл корып утырган. Күпмедер вакыттан соң 33 яшьлек ир белән бу компания арасында низаг килеп чыккан. Арытаба бер хатын, шунда яткан кирпечне алып, ирнең башына тондыргач, тегесе аңын югалткан. Шул вакытта исерек компания аның сумкасын, машина ачкычын һәм кесә телефонын урлаган.

Бераздан хокук сакчылары ике ирне тоткарлаган. Алар үз гаебен таныган.

Хәзерге вакытта полицейскийлар кеше башына кирпеч белән сугарга яратучы хатынны эзли. Әлеге факт буенча «Талау» мәддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Кызыл Таң

 

Бәйле