Чаллыда ир-ат баланы 7 кат тәрәзәсеннән ташларга маташкан

-- Лейла

Чаллыда ир-ат баланы 7нче каттагы фатир тәрәзәсеннән ташларга маташкан.

Бу хәл 25 август кич ГЭС бистәсендә булган. Һәлакәт шаһитлары сүзләренә караганда, билгесез кеше малайны  тәрәзәдән ташларга маташкан.

Күрсәтелгән адрес буенча килгән коткаручылар һәм полицейскийлар фатирда исерек ир-атны тапкан, шул ук вакытта өйдә балигъ булмаган ике бала булган.

Балаларны ашыгыч ярдәм бригадасы алып китә. 30 яшьлек фатир хуҗасын тоткарлыйлар.

Чыганак: МК

Бәйле