Шаяннар «Бабайда кунакта»

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Бүген Актаныш районы Әнәк авылында зур тарихи вакыйга булды. Беренче Президентыбыз, Татарстанның Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган авылында аның бюстының ачылыш тантанасы узды.

Актанышта «Бабайда кунакта» паркын ачу тантанасы

Чарада «ШАЯН ТВ» каналының төп алып баручысы Шаян — Эльдар Гыйниятов Минтимер абыйның кечкенә чагын — Миркәйне уйнады. «ШАЯН» алып баручыбыз Аяз Минтимер Шәрип улының балачак дусты ролен башкарды. Хөрмәтле Президентыбыз барыбыз өчен дә үрнәк шәхес! Бүген шулай ук аның эшчәнлегенә багышланган “Бабайда кунакта” паркы да кунакларны кабул итте.

 

Чыганак: Шаян ТВ Инстаграмы

Бәйле