Ләйсән Гимаева гаиләсендә шатлык [фото]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Ләйсән Гимаеваның олы кызы Таңсылу быел эстрада-джаз вокалы юнәлеше буенча музыка мәктәбен тәмамлап, таныклык алган.

 

Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмовның олы кызы музыкаль белем буенча таныклык алган

 

«Ике мәктәптә уку җиңел булмады, әмма син булдырдың, максатыңа ирештең, кызым. Балаларыбыз уңышлары белән сөендереп торсыннар, исән-сау булсыннар», — дигән Ләйсән инстаграм сәхифәсендә.

Язылучылары да җырчының шатлыгы белән уртаклаша. Киләчәктә Таңсылуга да әнисе кебек зур үрләр яулавын телиләр.

 

 

Чыганак: Ләйсән Гимаева Инстаграмы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий