«Инстаграмда кайбер җырчыларыбыз капка астыннан иртәдән кичкә кадәр узган-барган кешегә өреп яткан эткә әйләнде. Ул кешене туйдыра, биздерә. Кеше сагынып каршы алсын» — ди Хәмдүнә Тимергалиева.
Язылучылар да җырчының сүзләрен хуплап комментарийлар яудыралар: «Эстрадада клоуннар күбәйде хәзер. Ни җырлауларының рәте юк, ни сөйләүләренең. Сәхнә буйлап сикереп йөреп күңелне кайтаралар».