Гүзәл Уразова бала көтүе турындагы имеш-мимешләргә җитди җавабын бирде [фото]

-- Лейла

Соңгы арада җырчы Гүзәл Уразова бәби көтә дигән имеш-мимешләр күп булды. Ләкин артистлар сер бирмәде. 27 август Гүхәл ханым үз битендә үзенең җавабын бирде:

  • Бик күпләре: «Гүзәл, әллә бәби көтәсез инде?» — дип сорый башлады. Мин, гадәттә, алдан алып сөйләргә яратмыйм, гаилә турында ифратта.⁣⁣⠀
    Гомумән, мин һәрвакыт: «Безнең өч бала булса иде»,- дип хыяллана идем. Көтмәгәндә Ходай Тәгалә безгә тагын бер зур бәхет бүләк итте. Без барыбыз да чиксез шатбыз. Көтәбез сине, балам-дип яза җырчы.⁣⁣⠀

ТатарТудей коллективы җырчының гаиләсенә һәм туачак баласына сәламәтлек тели.
⁣⁣⠀

Бәйле