Вилли-Вилдан Шәмсетдинов Элвин Грей лейблыннан куылганнан соң, җырчыга күп төрле сораулар ява. Вилдан үзенең инстаграмында еш бирелә торган сорауларга җавап бирә.
-Киләчәктә җырларсызмы?
- Дуслар, әлбәттә!!! Иҗат-ул тормышымның аерылгысыз өлеше, һәм аннан башка мин үземне буш хис итәчәкмен. Минем иҗатымны беркем дә тартып ала алмый!
-Сез хәзер Гөлназ белән бергә җырлыйсызмы?
-Без дуэт булырга җыенмыйбыз, аның үз карашы бар, минем үз. Шуңа да карамастан, берничә коллаборация мөмкин булачак, карарбыз, моннан нәрсә килеп чыгар.
-Сез хәзер Вилли түгелме?
-Мин һәрвакыт Вилли булдым һәм булырмын. Тик милли сәхнәдә үз исемем белән чыгыш ясаячакмын — Вилдан Шәмсетдинов.
-Гөлназны яратасыңмы?
-Әлбәттә.
—
—