Казан подъездларының берсендә ана улын кыйнаганы видеога эләккән [видео]

-- Лейла

Казанның Совет районында әнисе подъездга кергәндә кечкенә улын кыйнаган. Бу хәл Табеев ур., 3 адресы буенча урнашкан «Весна» торак комплексында булган. Хатын-кызның  катгыйлыгын подъездда урнаштырылган күзәтү камералары төшереп алган.

Кадрларда хәл 28 августта 16:54 сәгатьтә булуы күренә. Подъездга кергәндә хатын баланы чәчләреннән тарта, малайны этә,  битенә суга, йодрыклап кыйный  башлый. Бала берничә тапкыр егыла, ә әнисе аны корсагына сугуын дәвам итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хатын-кыз баланы ерткычларча кыйнавын берәү дә күрмәсен өчен, вакыт-вакыт урамга карап торган. Кечкенә малай үзе каршы тора алмый диярлек.

Чыганак: kazanfirst.ru

 

Бәйле