Россиялеләрне яшерен номердан кем шалтыратуын белергә өйрәттеләр

-- Лейла

Яшерен номердан шалтыратучыларны белү өчен ике ысул бар. Алар турында «Интеллектуаль резерв» компаниясе директоры Павел Мясоедов сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

Беренче ысул — барлык кәрәзле операторлар да тәкъдим итә торган «Суперопределитель номера» хезмәтен тоташтыру. Әмма әлеге функция түләүле, дип билгеләп үтте эксперт.

Икенче ысул — оператордан шалтыратуларны детализацияләүгә, ягъни билгеле бер чор эчендә шалтыратулар булган барлык номерларны бастыруга заказ бирү. Бу хезмәт шулай ук түләүле, ә аны компания офисында гына алырга мөмкин, дип өстәде Мясоедов.

Шул ук вакытта яшерен номерлардан шалтыратуларны блокировкалау да шактый гади. Тик яшерен номерлардан һәрчак та мошенниклар шалтыратмый, дип кисәтте ул.

«Билгесез номердан теләсә кем шалтырата ала — телефонын югалткан таныш, мәктәп укытучысы яки поликлиникадан регистратура хезмәткәре», — дип ассызыклады Мясоедов.

Чыганак: ТИ

Бәйле