Коронавирусның икенче дулкынын көтәргәме? [видео]

// Татар тудей // Татар бүген //

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Россиядә COVID-19ның икенче дулкыны барлыкка килү мөмкинлеген бәяләде.

Хәзер ни генә булса да, әзер булып торырга кирәк. «Әмма барлык кирәкле кагыйдәләр үтәлсә, икенче дулкын булмаска да мөмкин», дип билгеләп үтте Попова.

Бүген Татарстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Республика көнен бәйрәм иткәннән соң коронавирус белән авыручылар санының артканмы, юкмы икәнен бер атнадан соң гына белергә мөмкин булачак.

 

 

Чыганак: Реальное время

Бәйле