Ике гашыйк йөрәк үз-үзенә кул салган: сәбәбен хатта язып калдыра

-- Лейла
Ташландык фермада яратышып йөргән кыз белән егетнең үле гәүдәләрен тапканнар.

Гашыйклар хат та язып калдырганар.

Чиләбенең Аргаяш авылында ташландык фермада бер егет белән кызның үле гәүдәсенә тап булганнар. Кызга – 17 яшь, мәктәптә укыган. 18 яшьлек егет аграр техникум студенты булган. Беренче мәгълүматлар буенча, алар үз-үзләрен бәхетсез мәхәббәт аркасында харап иткән, дип яза 74.ru.

Яшьләр бер-беренә гашыйк булганнар. Әмма кызның әти-әнисе аларның мөнәсәбәтләренә каршы килгән, чөнки егетне урлаган өчен җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар.

Егет белән кыз, үлем сәбәбен әйтеп, хат та язып калдырганнар.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле