Туйлар тагын да гөрләрме? Татарстанда 3 сентябрьдан тагын нинди чикләүләр бетерелде?

// Татар тудей // Татар бүген //
Мондый йомшартулар, 3 сентябрьдә үз көченә керә башлады.

Татарстанда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гамәлдә булган кайбер чикләүләр бетерелде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды.Аерым алганда, документ нигезендә, рәсми рәвештә үткән физкультура һәм спорт чараларында тамашачылар санын ике тапкыр – 25тән 50 процентка кадәр арттырырга рөхсәт ителде.

Шулай ук җәйге верандаларда халыкының рөхсәт ителгән саны да 50дән 100гә кадәр арткан . Сүз, ачык веранда, кафе һәм ресторан террасаларында уза торган туй, бәйрәм банкетлар турында бара.

Социаль дистанцияләү кагыйдәләре саклана – һәр кешегә, шул исәптән җәмәгать туклану учреждениеләре хезмәткәрләренә дә, кимендә 4 квадрат метр мәйдан бүлеп бирелергә тиеш.

Үзгәрешләр 3 сентябрьдә үз көченә керә, диелә карарда.

Бәйле