Татарстанның Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр бара [фото]

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Казанда реконструкциядән соң элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасы ачылды. Хәзер китапханә фондларын Кремль урамындагы элеккеге бинадан күчерү процессы тулы куәтенә бара, шуңа күрә уку заллары әлегә эшләми. Китапханә җитәкчелеге бу чорны бушлай экскурсияләр үткәрү өчен файдаланырга карар кылды.

Беренче экскурсияләр 1 сентябрьдә 16.00 һәм 19.00 сәгатьтә үтте. Алга таба алар көн саен үткәреләчәк. Экскурсоводлар-китапханә директоры урынбасарлары Тәбрис Яруллин һәм Лилия Җәләлова.

Бинада климат-контроль, дымлылыкны көйләү һәм янгыны сүндерү системасы булган алты китап саклау урыны урнашкан.

Икенче этажда терасса белән ресторан урнаштырылган.

2 этаж

 

 

Чыганак: KazanCat сайты

Бәйле