Җырчы Лилия Хәйруллина үзенең сөйгән ярын күрсәтте

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Лилия Хәйруллина инстаграмда сөйгәне белән төшкән фотоларын урнаштырган. «Бәхет тынычлыкны ярата», — дип язып куйган. 

Ләкин Лилия монда интригага урын калдырган —  фотоларда Лилия белән сөйгәненең йөзләре күренми, яшьләрнең серле образлары гына күренә.

Инстачылар Лилиянең сөйгәнен таный алмаганнар. Пост астында шундый комментарийлар язып калдырганнар:

«Шәп»

«Ел интригасы»

«Бөтен серләр дә вакыты җиткәч ачыла ул».

Күбесе җырчыга сөйгән яры белән матур тормыш һәм бәхет теләгән.

 

Фото: Лилия Хәйруллина инстаграмыннан

Чыганак: Лилия Хәйруллина инстаграмыннан

Бәйле