Кайсы мәктәпләр дистанцион укуга күчә?

Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгы билгеле. 

«Коронавирус белән авыручыларны ачыклау сәбәпле, классларны һәм мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү очракларының берничә очрагы Россия Федерациясендә теркәлгән», — дип белдерде РФ мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко.

«Без көн саен мониторинг ясыйбыз, исәпкә алып барабыз, шул исәптән балаларның, сыйныфларның, мәктәпләрнең күпмесе белем бирү учреждениесендә инфекция таралу очраклары ачыклану сәбәпле, дистанцион укуга китүен дә. Мондый очраклар, чыннан да, бар. Андый очраклар әлегә берәм-сәрән», — диде Глушко «Комсомольская правда» радиосында.

Ул Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгын әйтте. «Бер мәктәп тулысынча укытуның шундый форматына күчте», — диде. Забайкальск краенда аерым сыйныфларның дистанцион укуга күчү очрагы билгеле.

Чыганак: Татар-Информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий