Ефремов юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча гаепле дип табылды

-- Лейла

Михаил Ефремов Мәскәү үзәгендә үлем белән тәмамланган юк  һәлакәте турындагы эш буенча суд тарафыннан гаепле дип табылды.
«Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәндә, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл — транспорт һәлакәте булды», — дип укыды хөкем карарын судья Елена Абрамова.

Җәза хөкем карары ахырында игълан ителәчәк. Искәртеп узабыз, прокуратура 11 ел гомуми режимлы колониядән һәм транспорт чарасы белән идарә итүне азат ителгәннән соң өч елга тыюны сораган иде.

Чыганак: МК

Бәйле