Ефремов эше буенча суд карар чыгарды: актерга ничә ел «бирделәр»?

-- Лейла

Мәскәүнең Пресня суды актер Михаил Ефремовны 8 елга гомуми режимдагы колониядә утыруга хөкем итте һәм 3 елга аның йөртү таныклыгын алу турында карар чыгарды.

Суд Михаил Ефремовны Мәскәү үзәгендә кеше үлеме белән тәмамланган авариядә гаепле дип тапты. Куркыныч вакыйга 8 июнь көнен булды. Ефремов идарә иткән машина каршы як юлга чыгып интернет-кибеттә курьер булып эшләүче Сергей Захаров машинасы белән бәрелеште. Соңрак актерның исерек булуы ачыкланды. Захаров исә хастаханәдә җан бирде.

Әлеге вакыйганы тикшерү барышында Михаил Ефремов күп тапкырлар үз фикерен үзгәртте. Башта ул гаебен таныды. Аннары рульдә үзе утырмаганнын, гомумән, берни хәтерләмәгәнен әйтте. Судның 3 сентябрь көнне узган утырышында исә кабат гаебен таныды.

Чыганак: МК

Бәйле