Татарстанда ана үз балаларының тәннәрендә тәмәке сүндерә

-- Лейла

Тәтеш районында яшәүче 25 яшьлек ханымга РФ Җинаять Кодексының 117 маддәсе  буенча җинаять эше кузгатылган. Яшь ана агымдагы елның җәендә Тәтеш районының Вожжи авылында урнашкан йортларның берсендә өйдәше белән бергә биш һәм дүрт яшьлек балаларны кыйнаган. Шулай ук балаларының тәненә тидереп тәмәке сүндергән.

Кыйнау һәм тәмәке эзләрен күреп, әбиләре фельдшерга мөрәҗәгать итә, ә ул, үз чиратында, полициягә хәбәр итә.

Хатын үз гаебен таный. Хәзер бу хәлнең шартлары билгеләнә. Балаларны социаль приютка урнаштырганнар.

Чыганак: kazanfirst

Бәйле