Казанда улы әтисен үтерә һәм мәетне…

-- Лейла

9 сентябрьдә Казанда Әмирхан проспектындагы бер йортның фатирында күп санлы  яралары булган 62 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе.

Үтерүдә шикләнелеп, Корбанның 31 яшьлек улы тоткарлана. Ул үз гаебен таныды.

Тикшерү версиясе буенча, 5 сентябрьдә шикләнелүче әтисе белән бәхәсләшә, пычак ала һәм аңа бөтен гәүдәсе, шул исәптән күкрәк читлеге өлкәсенә берничә тапкыр суга. Аннары ул әтисенең гәүдәсен келәмгә төрә һәм карават астына яшерә. Шуннан соң ир җинаять урыныннан качып китә.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Бәйле