Коронавирусның икенче дулкыны булырмы: Миңнеханов җавабы

-- Лейла

ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирусның икенче дулкыны булырмы дигән сорауга туры эфирда җавап бирде.

— Коронавирус беркая да китмәде, югалмады. Мартта Кытай, аннан Европада булды. Соңрак акрынлап безгә килде. Без ярдәмсез идек. Ул вакыттагы үзчикләүләр бик катгый булды. Тик бу нәтиҗәсен бирде. Медицина бездә көчсез иде, ИВЛлар бөтен җирдә дә норма буенча урнаштырылмаган. Без бераз әзер түгел идек. Тик без кыска вакыт эчендә барысын да аңлап, өйрәндек. Икътисад та эшли башлады. Безнең 90 процент сәнәгать оешмалары эшләде. Әмма кече һәм урта бизнес авырлыклар кичерде.

Бу безнең өчен яхшы мәктәп булды.

Коронавирусның икенче дулкынына килгәндә, без хәзер ничек көрәшергә икәнлеген беләбез. Кесәдә битлек тә бар, я перчатка киябез, кулларны эшкәртәбез. Дистанцияне гел саклыйбыз. Икенче дулкынга юл куймаячакбыз, — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле