Коточкыч янгын: “Паспорттан башка, бернәрсәбезне дә алып кала алмадык. Кунарга урыныбыз да юк”

-- Лейла

Биектау районы Өнсә авылында яшәүче Закировлар гаиләсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә гаилә йортсыз-җирсез, каралты-курасыз кала.

“Янгын иртәнге якта, өчләр тирәсендә чыкты. Паспорттан башка, бернәрсәбезне дә алып кала алмадык. Бүген кунарга урыныбыз да юк хәтта. Безнең өч бала, олы улыбыз өйләнгән, гаиләсе белән Биектауда тора. Шуларда кунабыз”, — ди фаҗига кичергән Алсу ханым.

Закировларның тагын ике балалары бар. Төпчекләренә 14 яшь.

Янгынның сәбәбен сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, дип фаразлыйлар.

Закировларга ярдәм итәргә теләүчеләр 2202 2022 2051 8488 номерына акча күчерә ала. Карта Закирова Алсу Назыр кызы исеменә теркәлгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле