Зөлфәт Зиннуров: «Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үзем хәбәр итәргә булдым»

-- Лейла

Зөлфәт Зиннуров ТНВ каналыннан киткән. Ул бу хәбәрне 11 сентябрь үзенең инстаграмында җиткерә. 

«Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВдан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үзем хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык,» — дигән  алып баручы.

Зөлфәт параллель рәвештә Татар радиосында да иртәнге тапшырулар алып барган. Шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге аны сайлау алдына куйган: я радио, я телевидение.

«Телевидениегә 2000 нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Ужыс, куркыныч саннар… Башваткычны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит…» — дип аңлатып киткән Зөлфәт Зиннуров.

Бәйле