Әтнәдә көчле янгын: үлүчеләр бар [фото]

-- Лейла

12 сентябрь  иртәнге сәгать өчләр тирәсендә Өшкәтә авылында янгын булды.

Районның 108нче янгын бүлегенә Өшкәтә авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгын булган урынга барып җитәләр. Тик ялкын телләре өйне чолгап алган була. Шулай ук йорт эчендә кешеләр булуы турында да хәбәр алына. Кызганычка каршы, иртәнге татлы йокыдан өй эчендәге ике кеше дә уяна алмыйлар.

Әлеге хуҗалыкка махсус исемлек нигезендә янгынны кисәтә торган датчиклар куярга тиеш булганнар. Тик йорт хуҗалары катгый рәвештә ризасызлык белдереп, датчикларны куйдырмаганнар. Югыйсә, датчикларны куйдырган булсалар, аның тавышына уянып исән дә калган булырлар иде. Янгынны кисәтү датчиклар юкка гына уйлап чыгарылган әйберләр түгел бит инде. Кеше гомерен саклап калыр өчен эшләнгән гамәлләр.

Чыганак: Әтнә таңнары 

Бәйле