Марат Мухин гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

-- Лейла

Танылган аранжировщик, композитор Марат Мухин гаиләсендә күңелле яңалык!

Марат һәм Гөлия Мухиннарның кызлары туган. Бу хакта безгә Мухиннарның гаилә дуслары хәбәр итте.

Марат белән Гөлиянең бәби көтүләре хакында август ахырында хәбәр иткән идек. Ул чакта Марат безгә болай дип белдергән иде: «Сабыебыз сентябрь аенда туачак, Алла боерса. Табиблар кыз, диде. Без бик бәхетле! Балабыз исән-сау дөньяга килсен. Исем уйлап куйдык. Алла теләсә, тугач та хәбәр итәрмен».

Сабый 3578 гр. авырлык белән дөньяга килгән. Мухиннарны котлыйбыз, кызларының исән-имин булуын телибез!

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий