«Сәйлән» фестиваленең ИКЕНЧЕ сезоны!

-- Лейла

«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган  «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә. 12  сентябрьдә аның икенче сезоны төшерелә башлады.

Ул яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итә. Проектның максаты да: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы яшьләрне барлау; алар
өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Фестивальдә катнашу өчен, 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза  арасыннан, 32 катнашучы чираттагы этапка сайлап алынды. Алар өчен  «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш
җыйган 12 баланы инде бүгеннән үк проектның җиңүчеләре дип атарга  мөмкин, чөнки алар – телевизион этапка чыгучылар!

Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Финалга 6 катнашучы узачак. Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрә
Бу сайлап алу этабында сәләтле балаларны эстрадабызның танылган җырчылары Ландыш Нигъмәтҗанова, Айсылу Габдинова, Айдар  Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, алып баручы Иван Остроумов бәяләде.

Финалга узучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтәчәк. Жюри әгъзалары һәр чыгыштан соң катнашучыга сәйләннәр бирәчәк. Сәйләннәре күбрәк булган катнашучы проектның җиңүчесе
дәрәҗәсенә ирешәчәк. Конкурста катнашучылар өчен төрле остаханәләр  уздыру да планлаштырыла. Алар вокал, бию, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз- үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашачак.

Бәйле